news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә минималь хезмәт хакын 55 процентка - 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә

Дәүләт Думасында минималь хезмәт хакы күләмен 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Искәртик, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы россиялеләр өчен 19242 сум тәшкил итә. 2022 елга караганда, ул 18,5 процентка арткан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Әмма минималь хезмәт хакын арттыру турында проект әзерләгән хезмәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов ул инфляция һәм санкцияләр аркасында халыкның керемнәре кимү шартларында россиялеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип саный. Закон проекты хупланган очракта «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында»гы законга кертелергә мөмкин.

Санкция шартларында хакимиятләр россиялеләрнең керемнәре турындагы сәясәтне яңадан карарга тиеш, диде Нилов. Беренче эш итеп, хезмәткәрләрнең һәм балаларның лаеклы тормышын тәэмин итәрлек минималь хезмәт хакы күләмен билгеләргә кирәк. Закон преоктына аңлатма документында минималь хезмәт хакы күләмен 2025 елның 1 гыйнварыннан 30 мең күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә.

Закон проекты авторы ассызыклаганча, Россиядә минималь хезмәт хакы күләме түбән булу аркасында тулаем эчке продукт үсеше акрыная һәм «икътисадның күләгә сегменты» барлыкка килә, шулай ук социаль киеренкелек көчәя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100