news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә минималь хезмәт хакы арту турындагы закон проекты тәкъдим ителде

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2024 елдан хезмәт хакының минималь күләмен 19242 сум итү турындагы закон проектын кертте. Документ Думаның электрон базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 19242 сум күләмендә билгеләргә», дип язылган документта.

Анда ачыкланганча, хезмәт хакының минималь күләме үсеше 18,5 процент тәшкил иткән, алдагы елда уртача айлык хезмәт хакы белән чагыштырмасы 47,7 процентка артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot