news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә минималь хезмәт хакы 2030 елга 35 мең сумга кадәр артырга мөмкин

Россиядә минималь хезмәт хакы 2030 елга 35 мең сумга кадәр артырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бердәм Россия» партиясе 2030 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен кимендә 35 мең сумга кадәр арттырырга ниятли. «Бердәм Россия»нең Халык программасы проектында шундый саннар язылган.

«Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 2030 елга кадәр кимендә 35 мең сумга кадәр арттырырга», – диелә документта.

Мәскәүдә бүген партиянең XXIII съездының икенче этабы уза. Анда якындагы биш елга партиянең эш планы булачак яңа Халык программасын расларга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot