news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә минималь оклад минималь хезмәт хакы белән тигезләшергә мөмкин

Россиядә премияләрне һәм өстәмәләрне исәпкә алмыйча, хезмәт хакының минималь ставкасын минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә билгеләргә мөмкиннәр. Дәүләт Думасына бу закон проектын «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе кертте. РИА Новости документка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә, айлык түләүнең минималь күләме <...> минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк була алмый», диелә текстта.

Партия лидеры Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта күп кенә предприятиеләрдә тариф ставкасы хезмәт өчен түләүнең минималь күләме дәрәҗәсенә җитми. Эш бирүчеләр аны тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен премияләр һәм өстәмәләр куллана.

Ул билгеләп үткәнчә, проблемалар 2007 елдан башланды, федераль законнардагы үзгәрешләр эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләренең окладын минималь хезмәт хакыннан түбән билгеләргә мөмкинлек бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100