news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә диспансеризация узу өчен елына бер тапкыр ял көне бирергә мөмкиннәр

Россиялеләргә диспансеризация узу өчен елына бер ял көне бирергә мөмкиннәр, ул көнне хезмәт хакы сакланып калачак. Шундый закон проектын Дәүләт Думасы каравына 20 февральдә кертү планлаштырыла. «Российская газета» шул турыда яза.

Хәзерге вакытта еллык диспансерлаштыруны хезмәт хакын югалтмыйча узу көне кайбер категория хезмәткәрләргә генә каралган, алар арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәкләр бар. Шул ук вакытта 18-39 яшьлек хезмәткәрләргә мондый эшләми торган көн өч елга бер тапкыр гына бирелә.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, төзәтмәләрне РФ Хезмәт Кодексының «Диспансеризация узганда хезмәткәрләргә гарантияләр» дигән 185.1 маддәсенә кертү планлаштырыла. Алар нигезендә, барлык эшләүче россиялеләргә, яшьләренә карамастан, елга бер тапкыр медицина тикшерүе узу хокукы бирергә мөмкиннәр, бу көнне хезмәт хакы сакланып калачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100