Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә медиана хезмәт хакы ике ел эчендә 1,4 тапкырга арткан
Россиядә 2025 елның апрелендә медиана хезмәт хакы 73 871 сумга җиткән. Росстат мәгълүматлары нигезендә РИА Новости агентлыгы ясаган анализ шуны дәлилли.
2023 елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 1,4 тапкыр арткан – ике ел элек ул 52 558 сум булган.
- Медиана хезмәт хакы – эшләүчеләрне ике тигез төркемгә бүлә торган күрсәткеч ул: аларның яртысы - шул суммадан югарырак, яртысы түбәнрәк хезмәт хакы ала.
Тәмәке эшләнмәләре җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләренең медиана керемнәре иң югарысы - 155,4 мең сум. Экстерриториаль оешмалар һәм органнар хезмәткәрләре (135,2 мең) – икенче урында.
Алга таба исемлекне файдалы казылмалар чыгару (127,6 мең), мәгълүмати-коммуникацион сектор (125,6 мең) һәм финанс-иминият өлкәсе (118,3 мең) тармакларында эшләүчеләр дәвам итә.
Иң түбән медиана хезмәт хаклары мәгариф (50,5 мең), мәдәният, спорт һәм ял итү (51,9 мең), шулай ук сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү (56,1 мең) өлкәләрендә эшләүчеләргә түләнә.
Тикшеренү, кече бизнес субъектларыннан тыш, 95,4 мең оешманы колачлаган. Сайлап алуга эләккән хезмәткәрләрнең гомуми саны 28,4 миллион кеше тәшкил иткән. Тикшеренү һәр ике ел саен үткәрелә һәм апрель мәгълүматларына нигезләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз