Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең яңа нормалары эшли башлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин июнь законнары, шул исәптә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең яңа нормалары эшли башлавы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа нормалар эшли башлады», - диелгән Дәүләт Думасы Телеграм-каналында.
Володин билгеләп үткәнчә, ятим балалар арасыннан махсус операциядә катнашучылар дәүләттән өстенлекле тәртиптә торак алачак, ә махсус операцияләр зонасына һәм Россия чигенә җилгән хәрби хезмәткәрләр гаиләләре элеккечә хезмәт торагыннан файдалана алачак.
«Безнең яклаучылар үзләренә тиешле бөтен ярдәмне алачагына, ә аларның гаиләләре бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаячагына ышанырга тиеш», - дип белдерде Дәүләт Думасы рәисе.
Шулай ук, аның сүзләренчә, башка закон төбәк бюджетлары тарафыннан акчаны үз вакытында алуны тәэмин итә.
«Төзәтмәләр төбәк һәм җирле бюджетларга НДФЛны оператив рәвештә санап чыгарга мөмкинлек бирә. Шуның аркасында алар акча белән нәтиҗәлерәк эш итә, үз бурычларын тотрыклы һәм тигез күләмдә финанслый ала», - диде Володин.
Ике һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр җир сатканда НДФЛ түләмәячәк, диелгән төзәтмәләрдә.
Моннан тыш, махсус операциядә катнашучыларны Россия паспортын һәм машина йөртү таныклыгын алмаштырганда дәүләт пошлинасы түләүдән азат иттеләр.
1 июньнән үз көченә керә торган тагын бер законда никотинлы продукцияне куллану өчен җайланмалар белән кибетләрдә һәм павильоннарда гына сәүдә итәргә мөмкинлеге әйтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз