news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә алу тәртибе гадиләштерелде

Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә алу процедурасын гадиләштерде. 1 ноябрьдән аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алып булачак. Министрлар Кабинеты сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Белешмә төбәк хакимиятләреннән социаль ярдәм чараларын алу өчен кирәк.

Элегрәк белешмәнең бердәм үрнәге юк, аны хәрбиләр үзләре һәм аларның туганнары алганда кыенлыклар туа иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot