Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә махсус транспортны үткәреп җибәрүдә төгәлләштерелгән кагыйдәләр үз көченә керде
Россия юлларында махсус транспортны үткәреп җибәрүдә яңартылган кагыйдәләр үз көченә керде. 16 июльдә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Документ ашыгыч ярдәм, полиция, янгын сүндерү машиналары якынлашып килгәндә машина йөртүчеләрнең гамәлләренә ачыклык кертә. Транспорт министрлыгында аңлатуларынча, шоферлар элек тә мондый транспортка юл бирергә бурычы иде, ләкин юл йөрү кагыйдәләрендә төгәллек җитмәү аркасында бәхәсле һәм куркыныч хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин.
«Хәзер, мәсәлән, машина йөртүчеләр андый автомобильләр якынлашканда күрше полосага күчәргә яки, мондый мөмкинлек булса, юл читенә чыгарга тиеш. Әлеге маневрны ясау машина йөртүче үз бурычларын тулысынча үтәгән һәм административ җаваплылыкка тартылырга тиеш түгел дигәнне аңлатачак», – дип искәрттеләр Транспорт министрлыгында.
Әгәр махсус транспорт күрше полоса буенча хәрәкәт итә икән, машина йөртүчегә аңа комачаулык итмәү дә җитә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз