Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә махсус операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча ГОСТ эшләнгән
Россиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны һәм ветераннарны эшкә урнаштыру, хезмәткә яраклаштыру һәм һөнәри үстерү буенча эш бирүчеләргә тәкъдимнәр билгели торган илкүләм стандарт проекты әзерләнгән. Бу хакта документка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
ГОСТның төп максаты – элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һөнәри күнекмәләрен торгызырга, хезмәт коллективларына җайлашырга һәм алга таба карьера үсеше өчен шартлар тудырырга ярдәм итү.
Документны эшләгәндә Мәскәү, Ленинград, Брянск һәм Белгород өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы һәм башка төбәкләр тәҗрибәсен исәпкә алганнар.
Тәкъдим ителә торган ярдәм чаралары арасында – эш эзләүчеләрнең күнекмәләрен һәм теләкләрен исәпкә алып вакансияләр сайлау, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар өчен резервланучы эш урыннары булдыру.
Моннан тыш, эш бирүчеләргә корпоратив программалар кысаларында өстәмә ярдәм чаралары күрергә киңәш итәләр. Аерым алганда, сүз торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә яки торак арендасына чыгымнарны тулысынча яки өлешчә компенсацияләү турында бара.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз