Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә машинаның хезмәт итү вакытын закон белән чикләргә тәкъдим иттеләр
Россиядә җиңел машиналарның хезмәт итү вакытын 30 ел белән чикләргә тәкъдим иттеләр. Инициатива авторлары сүзләренчә, транспорт шул кадәр хезмәт иткәч, хуҗа автомобильне чүплеккә җибәрергә тиеш, яки җиңел машинаның раритет экземпляр булуын исбатлый торган махсус документлар алырга тиеш була. Бу хакта «За рулем» журналы яза.
Инициаторлар ассызыклаганча, ГОСТ нигезендә, раритет яки классик транспорт чаралары турындагы графада нәкъ менә 30 ел күрсәтелә.
Бу материалны язган журналистлар инициативаны «дөрес» дип атады. Алар билгеләп үткәнчә, күпчелек очракта автомобильләр бу кадәр ел хезмәт итә алмый. Мисал сыйфатында мәкалә авторлары кулланылган машиналар базарындагы статистиканы китерә. Мәгълүматларга караганда, хезмәт итү срогы 30 елдан арткан җиңел машиналарның гомуми күләме нибары 0,028 процент тәшкил итә.
«Дөресен әйткәндә, нәкъ менә алар өчен (мәйданчыкларда мондый автомобильләр сатучы затлар өчен – Т-и искәрмәсе) һәм шундый закон кабул итәчәкләр», - дип билгеләп үтелә материалда.
Шул ук вакытта авторлар ассызыклаганча, проект әле фикер алышу этабында, ә аны кабул итәрләрме яки юкмы – әлегә билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз