news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кайбер даруларны эчү алкоголь яки наркотиклар куллануга тиңләнәчәк

Реакцияне һәм игътибарны боза торган дарулар эчкәннән соң машина йөртү исерек килеш йөртү кебек җәзага тартылачак. «РИА Новости» шул хакта хәбәр итә.

Кайбер даруларны эчү алкоголь яки наркотиклар куллануга тиңләнә. Бу төзәтмәләрне хөкүмәтнең закон проектлары буенча комиссиясе хуплаган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, дарулар исемлеге хөкүмәт карары белән расланачак. Аңа анестетиклар, эпилепсиягә каршы препаратлар, тынычландыру, йоклап китәргә булыша торган дарулар һәм башка чаралар кертелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100