Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртүчеләр өчен алкоголь йозакларын 2030 елга кадәр гамәлгә кертү планлаштырыла
Алкоголь йозаклары һәм арыганлыкны, шулай ук машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтүен контрольдә тоту системаларын куллану критерийлары якындагы дүрт елда билгеләнәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Йөртүченең сулышында алкоголь парлары булганда двигательне эшләтеп җибәрүне блоклау системаларын, йөртүченең хәле турында мәгълүмат җыю системаларын (йокы һәм игътибарны читкә юнәлтү билгеләрен ачыклау), шулай ук тизлекне, йөртү манерасын һәм хезмәт һәм ял режимын үтәүне дистанцион контрольдә тоту системаларын куллану критерийларын билгеләү зарур, дип билгеләп үтелә документта.
Бурычны гамәлгә ашыру вакыты - 2026-2030 еллар. Җаваплы итеп Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Транспорт министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Цифрлар министрлыгы һәм Росстандарт билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз