Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә машина йөртү таныклыгы, СТС һәм номер биргән өчен дәүләт пошлинасы арта
1 сентябрьдән Россиядә машина йөртү таныклыгы алган өчен дәүләт пошлинасы 4 мең сум тәшкил итәчәк, ә яңа буын машина йөртү таныклыгын алган өчен исә 6 мең сум түләргә кирәк булачак. Бу элеккеге бәяләргә караганда ике тапкырга күбрәк, дип хәбәр итте Россиянең мактаулы адвокаты, «Россия автомобиль йөртүчеләре хәрәкәте» вице-президенты Леонид Ольшанский. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Шулай ук, аның сүзләренчә, машина, мотоцикл һәм прицепларга номерлар биргән өчен пошлина күләме 50 процентка арта. Автомобильгә номер алу өчен 3 мең сум, ә мотоцикл һәм прицепка – 2 250 сум түләргә кирәк булачак.
Көзнең беренче календарь көненнән шулай ук пластик СТС (транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык) биргән өчен пошлинаны да 4,5 мең сумга кадәр арттырачаклар.
Моннан тыш, 1 сентябрьдән Россиядә диагностика картасын рәсмиләштергәндә техник тикшерү турында мәгълүмат базасына белешмәләр керткән өчен дәүләт пошлинасы кертелә. Аның күләме 500 сум булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз