news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен таләпләр үзгәрәчәк

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырганда СНИЛС та кирәк булачак, диелә Хөкүмәт карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Имтихан тапшыру һәм Россия илкүләм машина йөртү таныклыгын бирү өчен шоферлыкка кандидат түбәндәге документлар тәкъдим итәргә тиеш: шәхси счетның иминият номерын», - диелә документта.

СНИЛС булмаган очракта Дәүләт автоинспекциясе әлеге белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

Моннан тыш, карар нигезендә, шоферлыкка кандидатка паспорт яки шәхесне раслый торган башка төрле документ кебек чит ил документларының нотариус тарафыннан расланган рус теленә тәрҗемәсен һәм балигъ булмаган баланың законлы вәкилләреннән берсенең аның тарафыннан имтихан тапшыруга һәм Россия машина йөртү таныклыгы бирүгә язмача рөхсәтен тәкъдим итәргә кирәк.

Мондый документлар машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен дә кирәк булачак.

Тиешле үзгәрешләр 1 апрельдән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100