Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәптә һәм челтәрдә эзәрлекләгән өчен ярты миллионга кадәр штраф кертергә тәкъдим ителә
Дәүләт Думасында ЛДПР депутатлары буллинг һәм кибербуллинг өчен 500 мең сумга кадәр штраф кертү турында закон проектын эшләде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Парламентарийлар эшләгән яңалык кабул ителгән очракта, РФ Административ хокук бозулар кодексы «әзерлекләү» исеме белән хокук бозуларның яңа составы белән тулыланачак. Бу буллинг һәм кибербуллинг өчен административ җаваплылык кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Басма билгеләп үткәнчә, эзәрлекләү дип «башка затның намусын һәм абруен системалы рәвештә түбәнсетү» саналачак, шул исәптән аның интернетта гавами дискредитациясе дә. Инициатива балаларны гына түгел, эштә эзәрлекләүләр белән очрашырга мөмкин булган өлкәннәрне дә яклауга юнәлдерелгән. Әгәр дә рәнҗетүче 16 яшьтән кечерәк булса, җаваплылыкны аның әти-әнисе яки опекуннары тотачак.
Физик затларга эзәрлекләгән өчен штраф 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 500 меңгә кадәр, ә вазифаи затлар өчен 100 меңнән 200 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.
«Мессенджерлар һәм социаль челтәрләрнең мөмкинлекләре корбанга йогынтыны күп тапкыр көчәйтә. Без монда профилактик чаралар җитәрлек түгел дип саныйбыз – аларга штраф салырга кирәк. Кешеләрне виртуаль әзерлекләү булмасын өчен штраф күләме зур булырга тиеш», - дип белдерде ЛДПР рәисе Леонид Слуцкий.
Хәзерге вакытта РФ Административ хокук бозулар кодексына мыскыллау өчен генә штрафлар каралган – кешенең намусын һәм абруен бер тапкыр кимсетү, шул ук вакытта буллингка берничә тапкыр мыскыллау керә. Әгәр закон кабул ителсә, озак вакыт дәвамында эзәрлекләнгән баланың ата-анасы прокуратурага гариза яза алачак. Аларга баланың системалы мыскыллауларга дучар булуын исбатлый торган барлык фактларны күрсәтергә туры киләчәк.
Эш шунда ки, берничә тапкыр кимсетүләр турында мәгълүмат җыю һәрвакытта да мөмкин түгел – еш кына бу конфликтта катнашучыларның шәхси бәяләренә бәйле. Өстәвенә, ата-аналарның күпләп прокуратурага гариза бирә башлавы икеле, дип өстәде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз