news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә мәктәпләр, сайлау комиссияләрен интернет белән тәэмин итүгә 3,7 млрд бирелә

Россия мәктәпләрен, көллиятләрен һәм сайлау комиссияләрен югары тизлекле интернет белән тәэмин итүгә өстәмә рәвештә 3,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Өстәмә акчалар федерация субъектларындагы 50 меңгә якын дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренә һәм сайлау комиссияләренә интернет үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Хөкүмәт матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу мәсьәлә «Яшьләр һәм балалар» яңа милли проектына багышланган стратсессиядә күтәрелгән.

Россиядә якын арада биш яңа милли проект эшләтеп җибәреләчәк: «Гаилә», «Озын һәм актив тормыш», «Кадрлар», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләт трансформациясе» һәм «Яшьләр һәм балалар». Аларны эшләтеп җибәрүне Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot