news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә мәктәпкәчә белем бирү өчен бердәм цифрлы ресурс эшләтеп җибәрәчәкләр

1 сентябрьдән Россиядә мәктәпкәчә белем бирү өчен бердәм цифрлы ресурс эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Платформага тәрбиячеләр, балалар бакчалары мөдирләре, методистлар һәм ата-аналар өчен методик материаллар кертеләчәк.

Ресурста шулай ук мультфильмнар, матур әдәбият, китаплар, әкиятләр, уенчыклар һәм укытуның уен чаралары тәкъдим ителәчәк. Кулланучылар контентка көз башыннан керә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot