news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә мәктәп укучыларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтергә ниятлиләр

Россиядә VIII сыйныфтан соң мәктәп укучылары өчен дәрестән тыш дәресләр программасы әзерләнә, ул беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча мәҗбүри өч сәгатьлек блокны үз эченә алачак. Россия беренче ярдәм күрсәтү җәмгыяте башлыгы Леонид Дежурный шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү физкультура, биология, тормыш иминлеге нигезләре һәм яңа фән – «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» кысаларында мәктәп программасына кертелгән инде. Ул билгеләп үткәнчә, шулай ук X сыйныфтан соң дәрестән тыш эшчәнлек программасы да бар, анда егетләр хәрби җыеннар уза, ә кызлар беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә.

«Хәзер VIII сыйныфтан соң дәрестән тыш эшчәнлек программасы әзерләнә, анда өч сәгатьлек өч модуль булачак, аларның берсе беренче ярдәм күрсәтүгә бирелгән», – дип хәбәр итте Леонид Дежурный.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә барлык гражданнар өчен беренче ярдәм күрсәтү тәртибе расланган һәм гамәлдә. Сәламәтлек саклау министрлыгының уку-укыту материаллары шул тәртип нигезендә яңартылган. Машина йөртүчеләрне әзерләү программаларына да шундый ук үзгәрешләр кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100