news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак

Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә. Быел аңа Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы кушылачак, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Дәүләт Думасында. Бу хакта РИА Новости яза.

«Быел бездә беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен мәдәни һәм танып белүгә корылган кыска сәфәрләр программасы эшли башлады. Инде быел ук 18 төбәктән бу проектта катнашырга теләк белдергән 100 мең укучы кызыклы экскурсия программалары кертелгән тур белән китәчәк. Турларда туган як тарихы, мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирелә», – диде Догузова.

Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда бу чарага 500 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Ә киләсе елдан 1,5 миллиард сум акча юнәлтү планлаштырыла. «Шуңа күрә без ел саен 200-300 мең балага илебезне танып белергә өйрәнергә ярдәм итәчәкбез», – дип өстәде Ростуризм башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100