Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә кешеләрдә маймыл чәчәк авыруының беренче очрагын ачыклаганнар
Россия кешесендә маймылларда очрый торган чәчәк авыруы ачыкланган. Бу – илдә беренче очрак, ул Европадан кайткан егеттә расланган, дип хәбәр иттеләр журналистларга Роспотребнадзорың матбугат хезмәтендә. РИА Новости шул турыда яза.
«Авыру егет Европа илләреннән кайткан һәм тәнендә бу чиргә хас тимгелләргә зарланып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән», – диелә ведомствоның пресс-релизында.
Авыруның җиңел формада үтүе һәм егетнең гомеренә куркыныч янамавы турында хәбәр ителә. Ул башка кешеләрдән изоляцияләнгән һәм йогышлы чирләрне дәвалый торган медицина оешмасында ята.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзорда) билгеләп үтелгәнчә, «инфекцияне алга таба тарату мөмкинлеге туктатылган».
Ведомствода шулай ук маймылларда очрый торган чәчәк авыруын ачыклау өчен илдә реагентлар җыелмалары җитәрлек булуын белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз