news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә май азагында коронавирусның яңа варианты «Арктур»ның таралуы көтелә

Россиядә май азагында коронавирусның яңа варианты «Арктур» белән авыручылар саны артырга мөмкин.

«Без май ахырына авыручылар саны артуын фаразлыйбыз, чөнки каникуллар чоры башлана. Чир йоктыручылар артырга мөмкин», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Саратовтагы брифингта.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Россиядә «арктур»ның дүрт очрагы теркәлгән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Көтелмәгән нәрсә юк. Бу яңа геновариант, билгеле булган «Омикронның» яңа мутациясе. Вирусның алга таба үсеше бара. Хәзер вирус Һиндстанда өстенлек итә, бу илдә яңа дулкын китереп чыгарган. Һәм анда бүген яңа ковид йоктыручыларның 90 проценты нәкъ менә «Арктур» йоктырган кешеләр», - диде Попова.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, әлегә бу штаммның авыр очраклары ачыкланмаган.

Попова чит ил галимнәре мәгълүматлары буенча «Арктур»ның тагын бер үзенчәлеген атады, ул элегрәк формалашкан иммунитетны «урап уза» белә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100