news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә май аенда реаль хезмәт хакы бер елга исәпләгәндә 13,3 процентка арткан

Россиядә май аенда реаль хезмәт хакы бер елга исәпләгәндә 13,3 процентка арткан, апрель аенда үсеш 10,4 процент тәшкил иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Реаль хезмәт хакы – инфляция дәрәҗәсенә карап төзәтмә кертелгән исәпләнгән уртача хезмәт хакы ул. Узган елның маенда реаль хезмәт хакы инфляция арту фонында 6,1 процентка кимегән иде.

Россиядә агымдагы елның маенда реаль хезмәт хакы аннан алдагы ай белән чагыштырганда 2,1 процентка артты. Гыйнвар-май айларында үсеш 6 процент тәшкил итте.

«2023 елның маенда оешма хезмәткәрләренең уртача айлык эш хакы 72 851 сум тәшкил итте һәм 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 16,1 процентка артты», - диелә хәбәрдә. Май аенда Россиядә номиналь хезмәт хакы апрель белән чагыштырганда 2,4 процентка артты; гыйнвар-май нәтиҗәләре буенча елга карата 12,4 процент үсеш теркәлде.

Икътисади үсеш министрлыгы фаразлавынча, 2023 елда реаль хезмәт хакы 5,4 процентка артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100