news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты барлыкка киләчәк

Һәр өлкәдә хезмәт җитештерүчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру цифрлаштыру һәм ясалма интеллект технологияләрен куллану белән тыгыз бәйләнештә. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Ул 2030 елга Россиядә икътисадның барлык төп тармакларында һәм өлкәләрендә цифрлы платформалар булдырырга кирәк, диде. Болар һәм башка комплекслы бурычлар «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проект кысаларында хәл ителәчәк.

«Алдагы алты елда проектны тормышка ашыруга кимендә 700 млрд сум бүләчәкбез», – дип әйтте Владимир Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot