Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә мәгариф өлкәсе өчен нейрочелтәр булдырачаклар
Россиядә мәгариф системасы өчен үз ясалма интеллект-агентын булдырачаклар. Хәзер технологик партнер эзлиләр. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
«Без мәгариф өлкәсе өчен ясалма интеллект булдыру турында карар кабул иттек. Анда бик күп карарлар берләштереләчәк, шул исәптән бүген биредә тәкъдим ителгәннәре дә. Аларның барысын да без бер нейрочелтәргә интеграциялибез», - дип аңлатты ул.
Моннан тыш, Кравцов март аенда Иннополиста илнең барлык төбәкләреннән мәгариф министрларын һәм югары уку йортлары ректорларын җыярга һәм биредә ясалма интеллектны укытуда куллану уңаеннан киңәшмә уздырырга тәкъдим итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз