news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне җыйган өчен җинаять җаваплылыгы кертелде

2023 елның 12 октябреннән Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм гөмбәләрне законсыз җыю, сатып алу, саклау, сату өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Җинаять маддәсе буенча җәза беренче тапкыр кертелә һәм Алтай һәм Красноярск крае, Тыва Республикасы, Магадан өлкәсе популяциясеннән кала, мацутакэ гөмбәсен һәм женьшень, ал родиола үләннәрен җыючыларга бирелергә мөмкин.

Хокук бозучыларга 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза, яки ике елга кадәр төзәтү эшләре, яки 1 миллион сумга кадәр штраф белән 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Законсыз сатып алу яки сату өчен 500 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр штраф белән биш елга кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Әгәр хезмәт урыныннан файдаланып, төркемләп яки интернетта күрсәтеп хокук бозылган икән җәза күп тапкырлар катгый була.

Күп кенә тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, женьшень саны орлык продуктивлыгы түбән һәм легаль булмаган җыю аркасында кими. Шул ук сәбәпләр аркасында дару үсемлеге ал родиоланың ресурслары бик тиз ярлылана. Соңгы 20 елда мацутакэ гөмбәсенең үсү мәйданы һәм саны бик нык кимегән. Белгечләр моның сәбәбе, контрольсез массакүләм җыю һәм сирәк өчрый торган гөмбәне чит илгә чыгару, дип нәтиҗә ясый.

Үз чиратында Россия табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов хәбәр иткәнчә, мәгълүматлар буенча хокук бозучыларны административ штрафлар туктатмый, шуңа күрә җәзаны катгыйландырырга кирәк булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100