news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә күп катлы агач йортлар төзи башлаячаклар

Россиядә агачтан биек йортлар – 12 катка кадәрле биналар төзи башлаячаклар. Мондый беренче проектлар инде эшләнү процессында, дип хәбәр итә «Известия» Төзелеш министрлыгына сылтама белән.

Шулай ук күп катлы агач йортлар төзү кагыйдәләре әзерләнә. Быел ведомство әлеге проектны тикшерергә, тәҗрибәләр үткәрергә җыена. Яңа нормативлар 2023 ел ахырына кертелер дип көтелә.

Басмада ачыклап үтелгәнчә, мондый биналарның проектлары илнең төрле төбәкләрендә әзерләнә: алар – Мәскәү, Мәскәү һәм Иркутск өлкәләрендә, Карелиядә һәм Кавказдагы кунакханә комплекслары.

news_right_1
news_right_2
news_bot