news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә күп балалы гаиләләрнең күбесе бердәм пособие ала

Россиядә күп балалы гаиләләрнең 62 процентына бердәм пособие рәсмиләштерелгән. Бу хакта Россия Социаль фонды (СФР) рәисе Сергей Чирков сүзләрен китереп, ТАСС хәбәр итә.

Чирков хәбәр иткәнчә, түләүне төрле составтагы гаиләләр ала. Кайберләренә пособие бер балага, икенчеләренә – ике балага билгеләнгән, ә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр арасында ата-аналарның 62% ы ярдәм күрсәтелгән.

2024 ел эчендә бердәм пособие 10,6 млн балага, шулай ук якынча 340 мең йөкле хатын-кызга түләнгән. Түләүләрнең гомуми күләме 1,67 трлн сум тәшкил иткән, бу фондның барлык чыгымнарының 10% тан артып киткән.

СФР матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, пособиегә илдә даими яшәүче Россия гражданнары дәгъва итә ала. Аны билгеләгәндә гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте, шулай ук – ата-ананың мәшгульлеге яисә аның булмавының объектив сәбәпләре исәпкә алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100