news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә күп балалы гаиләләр өчен 2 млн сумлык «ата капиталы» кертергә тәкъдим иттеләр

РФ Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко Россиядә «ата капиталы» – күп балалы гаиләләр өчен 2 млн сум күләмендә өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте.

Инициатива өч һәм аннан да күбрәк балалар табуны стимуллаштыруга һәм гаиләдә атаның ролен ныгытуга юнәлтелгән.

«Минемчә, мондый түләү әтиләрне репродуктив планнарын тормышка ашырырга этәрә алыр иде. Икенчедән, бу гаиләдә әти кешенең ролен арттырачак», - дип ассызыклады Рыбальченко ТАСС белән әңгәмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, ана капиталы, гаилә капиталы дип аталса да, нигездә күбрәк аналарга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

«Әтиләргә карата да шундый ук инициативаны һәм шундый ук практиканы кулланырга кирәк», - дип өстәде комиссия башлыгы.

Аның сүзләренчә, түләүне гаиләдә өченче бала туганда бирергә тәкъдим ителә. «Ата капиталының мәгънәсе ир-атларның әти буларак ролен ассызыклауда», - дип аңлатты Рыбальченко.

news_right_1
news_right_2
news_bot