Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә кунакханәләргә чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы белән урнашып була
Хәзер кунакханәгә урнашканда шәхесне раслау өчен паспорт белән беррәттән чит ил паспортын да кулланырга була. 2026 елның 1 гыйнварыннан шулай ук машина йөртү таныклыгын да күрсәтергә мөмкин.
Бу хакта карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, карар кунакханәләргә урнашу процедурасын гадирәк һәм гражданнар өчен уңайлырак итәргә тиеш.
Кунакханәләр өчен техник тоткарлыклар килеп чыккан очракта үтәргә кирәк булган гамәлләрнең төгәл регламенты әзерләнгән. Бу бизнес өчен хокукый куркынычларны булдырмаска ярдәм итәчәк, дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.
Машина йөртү таныклыгы белән урнашу өчен техник нигезне РФ Эчке эшләр министрлыгы тәэмин итәчәк. Ведомствоның мәгълүмати системалары таныклыкларны реаль вакыт режимында Дәүләт автоинспекциясе базалары аша тикшерәчәк.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин ил хөкүмәтенә кунакханәләргә машина йөртү таныклыгы белән урнашу мөмкинлеген тәэмин итүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз