news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кулланучылар кредиты бирү тәртибен үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Кулланучылар кредиты биргәндә, Россия банклары кредит алуның максатын ачыкларга һәм кешенең аны басым астында түгел, ә үз теләге белән алуын тикшертүне мәҗбүриләргә тели. Федерация Советы каршындагы цифрлы икътисадны үстерү советы рәисе урынбасары Артем Шейкин мондый закон проектын әзерләгән инде, дип яза ТАСС. Инициативаның максаты — телефон мошенниклары белән көрәшү. Шул ук вакытта, әгәр банк бу кагыйдәләрне үтәмәсә, килешү гамәлдә түгел дип таныла.

Мондый кредит биргәндә банкларга тагын бер таләп: заемчыга көч куллану, янау, алдау тәэсирендә яки бик үк отышлы булмаган шартларда кредит килешүе төзүнең нәтиҗәләрен аңлату. Өстәмәләрне «Кулланучылар кредиты турында»гы законга кертергә телиләр.

Спикер шулай ук банклар клиент белән сөйләшүне аудио форматта яздырырга тиеш, дип өстәде. Кредит алучының килешү төзегәндә басым астында булу-булмавын нәкъ менә язмалар буенча билгеләячәкләр. Аудиоязма буенча шулай ук банкның да кредит биргән вакытта таләпләрне үтәгәнме-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр.

Кредит оешмасы бу кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, заем турында килешү гамәлдә түгел дип таныла, ә заемчы акчаны кире кайтару бурычыннан азат ителә, диелгән документ текстында.

Шейкин сөйләвенчә, телефон мошенниклыгы темасын күп кенә мәйданчыкларда сөйлиләр. Нәтиҗәдә, хакимият банкларны ныграк контрольдә тотарга карар иткән. Шейкин аңлатканча, кредит оешмалары «барысына да мөмкин кадәр күбрәк» кредит бирергә тырыша, ә кайвакыт хәтта бу хезмәтне мәҗбүри тагалар. Тәкъдим ителгән закон проекты моны туктатырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100