Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә кредит каникулының вакыты чикләнмәгән булачак
Дәүләт Думасы кредит каникулын рәсмиләштерү мөмкинлегенең вакыты чикләнмәү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу тәкъдимне Үзәк банкта һәм Хөкүмәттә хупладылар, дип хәбәр итә «Парламентская газета». Ярдәм чарасы гражданнарга һәм эшмәкәрлек белән бәйле булмаган кредитларга гына кагылачак.
Закон проектында әйтелгәнчә, кереме 30 процентка кимегән кешеләргә банкта куллану кредиты өчен түләүне туктатып торуны яки киметүне таләп итү мөмкинлеге бирәчәк. Керемне узган елның уртача айлык керем белән чагыштырачаклар.
Мондый ташламадан файдаланырга мөмкинлек бирә торган кредит суммасын Хөкүмәт билгеләячәк. Якынча ул 1,6 миллион сумлык автокредит, башка төрле куллану кредиты өчен 450 мең, кредит өчен 150 мең сум булырга мөмкин. Документта язылганча, ташламалы чорда банк белән килешү буенча азрак түләргә яки бөтенләй түләмәскә мөмкинлек бирелүе ихтимал.
Хәзер закон проекты беренче укылышны узды һәм икенче укылышка әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз