news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хәрби хезмәткәрләрнең бердәм реестры көзге чакырылышка эшли башларга мөмкин

Россиядә хәрби исәпкә алуның бердәм реестры көзге чакырылышка эшли башларга тиеш. Бу хакта РИА Новости РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Тиз эшли башлар дип уйлыйм. Әлегә, белдерүләренчә, көзге чакырылышка. Без көзге чакырылыш кысаларында планлаштырдык», - диде ведомство җитәкчесе.

Искәртик, 14 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру турындагы законга төзәтмәләр кертү турындагы законга имза куйды. Билгеләп үтелгәнчә, аны хәрби комиссариатлар төзи, аның тәртибен соңрак Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Реестрда хәрби хезмәткә чакырылучылар турында төгәл мәгълүмат булачак, шул исәптән аларның паспорт мәгълүматлары, ИНН, телефон, уку һәм эшләү, хөкем ителү һәм сәламәтлек торышы турында белешмәләр. Реестр төзү максатлары арасында хәрби исәпкә алу мәгълүматларын актуальләштерү, хәрби комиссариатлар эшчәнлеген тәэмин итү һәм повестка язу һәм тарату белән идарә итү бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100