news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ковидның яңа дулкыны башланырга мөмкин

Кайбер илләрдә коронавирус белән авыручылар саны арта, шуңа күрә Россиядә дә ковидның яңа дулкынына әзер булырга кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов әйтте. 
“Авыру очраклары кабат арта башлады. Бу Тын океанның һәм Европаның көнбатыш төбәкләрендә күзәтелә. Әлбәттә, без дә инфекциянең таралуына һәм яңа дулкыны барлыкка килүгә әзер булырга тиеш”, - дип яза РИА Новости табибка сылтама белән. 
Белгеч сүзләренчә, әлегә Россиядә коронавирус очраклары кимеп бара, хастаханәләрдә буш урыннарның саны 45 проценттан күбрәк. 
Профилактиканың төп чарасы булып вакцинация кала. Халыкның 58 проценты вакцинация узган, диде Чуланов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot