news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковидка каршы коллектив иммунитет 8,6 процентка кадәр төшкән

Стопкоронавирус.рф. порталы мәгълүматлары буенча коронавируска каршы коллектив иммунитет төшүен дәвам итә һәм бер атнада 10,7 проценттан 8,6 процентка кадәр кимегән.

Бу Россиягә «омикрон»ның башка яңа төрләре килү белән бәйле, шулай итеп җәйге чорда COVID-19 инфекциясе белән авыру куркынычы арта. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роспотребнадзор) хәбәр итә.

Шул ук вакытта ведомствода белдерүләренчә, авыручылар көзен, кешеләр отпусктан чыккач һәм яңа уку елы башлангач артачак.

Роспотребнадзорда авыруны кисәтү чаралары турында онытмаска, җәмәгать урыннарында, бигрәк тә өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләргә битлек кияргә киңәш ителә. Бу чирнең авыр узуыннан вакцинация ясату саклаячак.

Хәзер коронавирустан инъекция гына түгел, ә назаль вакцина да кулланырга мөмкин. Соңгысын 1 апрельдә Сәламәтлек саклау министрлыгында теркәделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100