news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковидка каршы коллектив иммунитет 15 проценттан төшкән

Узган атнада Россиядә коронавируска коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2,3 процентка төшеп, 14,3 процент булган. «Коллектив иммунитет – 14,3 процент, узган атнада 16,6 процент булган», диелгән стопкоронавирус.рф. порталындагы хәбәрдә.

Аныкланганча, бу көннәрдә беренче компонент белән 93, 3 млн кеше вакинацияләнгән, 89 миллионга якын кеше икесен дә ясаткан.

Искәртик, июльдә Россиядә Covid-19 буенча чикләүләрдән – битлек режимы, төнлә җәмәгать туклану эшен тыю, чикне чыгу чаралары гамәлдән чыгарылды. Татарстанда каубер чаралар федераль дәрәҗәгә караганда иртәрәк тә кабул ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада прививка кампаниясе темпларын тизләтергә йөкләде. Ул көзен төрле вируслар белән авыру чоры җитүен әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100