news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковид, грипп, сулыш юлларында вируслы кискен инфекция белән авыручылар кимегән

Узган атна белән чагыштырганда, Россиядә грипп һәм сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны 27 процентка, ә ковид йоктыручылар саны 11,6 процентка кимегән. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Узган атна белән чагыштырганда, Россиядә грипп һәм сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар 27 процентка кимегән, 756 мең очрак теркәлгән», диелгән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең хәбәрендә.

Грипп белән авыручыларның 86 очрагында В төркеме вирусы ачыкланган.

Шулай ук COVID-19 инфекциясе йоктыручылар да бер атнада 11,6 процентка кимегән. Коронавирусның «омикрон» штаммы өстенлек итә, диделәр ведомствода.

Россия төбәкләрендә кисәтү һәм эпидемиягә каршы чаралар комплексын гамәлгә ашыру дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100