news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирустан дәвалау өчен «Ковипир» даруын теркәделәр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидны дәвалау өчен тагын бер препарат – молнупиравир нигезендә ясалган «Ковипир» препаратын теркәде. РИА Новости шул турыда хәбәр итте.

«Сәүдә исеме: Ковипир. Дәүләт тарафыннан теркәү датасы: 04.04.2022», - диелгән реестрда.

Февраль башында молнупиравир нигезендә ясалган «Эсперавир» препаратын теркәү турында хәбәр ителгән иде. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы март ахырында молнупиравир нигезендә ясалган «Лагеврио» дип исемләнгән дару теркәлүе турында да хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot