news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирус инфекциясенең үтә йогышлы штаммы тарала

Россиядә коронавирус инфекциясе «омикрон»-штаммының ВА.5 субварианты таралуын дәвам итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) журналистларга шулай дип белдерделәр. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

«Базага шулай ук Omicron геновариантының BA.4 һәм BA.5 линияләренә карый торган сиквенслар да кертелгән. Тиешле материаллар май ахырында алынган», - диелә ведомство хәбәрендә.

«Омикрон»ның ВА.4 һәм ВА.5 субвариантларын быелның апрелендә Бельгиянең Лёвен католик университеты вирусологлары тапкан. Моннан башка да үтә йогышлы штаммның әлеге төрләре кешедән кешегә йогу тизлегенең югары һәм иммун җаваптан качуда бик нәтиҗәле булуы белән аерылып тора.

12 июньдә Роспотребнадзорның Эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының геном тикшеренүләр лабораториясе мөдире Камил Хафизов Россиядә ВА.4 субварианты табылуы турында белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot