news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус чикләүләрен бетерү 2 июльдән үз көченә керә

Россиядә 2020 елдан башлап гамәлдә булган коронавирус чикләүләре иртәгә – 2 июльдә бетерелә. Бу хакта РФ баш санитар табибы Анна Попова имзалаган Роспотребнадзор карарында язылган.

«Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ковидка бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне бетерү турында карар имзалады, ул 2 июльдән үз көченә керә», – дип хәбәр итә ТАСС.

Авырулар саны шактый кимү сәбәпле, коронавирус чикләүләрен бетерү турында карар кабул ителүе турында бүген мәгълүм булды. Авыручылар саны соңгы дүрт айда 64 тапкыр кимегән һәм Россиядә йогышлы чирнең кабынып китү ихтималы аз дип бәяләнә. Әмма вазгыять начарланса, битлек, җәмәгать туклануы эшен тыю һәм башка таләпләр яңадан торгызылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100