Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Көнбатыш Нил бизгәгенең иң нык артуы августта булырга мөмкин
Россиядә Көнбатыш Нил бизгәге белән авыручыларның иң нык артуы август аенда көтелә. Бу хакта Мәскәү буенча Роспотребнадзор идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, төп эпидемиологик куркыныч Көньяк, Үзәк һәм Идел буе федераль округлары составына керә торган төбәкләр өчен саклана.
«Шул ук вакытта, авыру циркуляциясе өчен уңай климатик шартлар булган Россиянең Европа өлешенең көньягында чир йоктыру куркынычы апрельдән августка кадәр саклана», – дип хәбәр итәләр ведомствода.
Роспотребнадзор искәрткәнчә, Көнбатыш Нил вирусы – кискен вируслы инфекция, ул кешегә канэчкеч бөҗәкләр тешләгәч (аерым алганда, черки һәм талпаннарның кайбер төрләре), башлыча җәйге-көзге активлык вакытында йога. Авыру үсешенең яшерен чоры гадәттә 2 тәүлектән 3 атнага кадәр булырга мөмкин, уртача алганда 3-8 көн тәшкил итә.
Әлеге вакытта бу вирусны кисәтүнең махсус ысуллары да, специфик дәвалау алымнары да юк. Бары тик пациентның хәлен җиңеләйтү өчен симптоматик дәвалау гына кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз