news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә көнбагыш мае җитештерү арткан

2022 елның апрелендә көнбагыш маен җитештерү күләме рекордлы күрсәткечкә җиткән. Бер ай эчендә предприятиеләр 738 мең тонна продукция эшләп чыгарган.

Моннан алдагы айлык максимум (700 мең тонна) 2020 елның декабрендә теркәлгән, дип яза «Коммерсант» газетасы.

Сезон башланганнан бирле, 2021 елның сентябреннән 5,1 миллион тонна (2020 елда – 5 миллион тонна) үсемлек мае җитештерелгән.

Апрель аенда Россия экспортка сезон өчен рекордлы күләмдә май (345 мең тонна) озаткан. Бу дөнья базарында үсемлек маена бәяләрнең кисәк артуы һәм пошлиналарның кискен күтәрелүен көтү фонында бара.

Аналитиклар исәпләгәнчә, сезон башыннан бирле Россия чит илгә 1,6 миллион тонна май чыгарган. Ул, беренче чиратта, Төркия, Һиндстан һәм Мисырга озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot