Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен бурычларга пенялар айның 16нчы көненнән исәпләнә башлый
Россиядә марттан торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгән өчен пенялар хисап чорыннан соң килүче айның 16нчы көненнән исәпләнә башлаячак. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев хәбәр иткән. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Ул искәрткәнчә, 1 марттан илдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы срогы айның 10нчы көненнән 15нче көненә күчә. Депутат сүзләренчә, бу гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен хезмәт хакы алганнан соң түләргә мөмкинлек бирәчәк.
Кошелев аңлатканча, коммуналь хезмәтләр өчен 15нче көнгә кадәр түләнмәгән очракта, пенялар билгеләнгән түләү вакытыннан соң 31 көн узгач – киләсе айның 16нчы көненнән исәпләнә башлаячак.
Беренче 30 көндә штраф санкцияләре кулланылмый: бу вакыт дәвамында бурычны өстәмә чыгымнарсыз түләп була.
Әгәр дә бурыч 30 көндә түләнмәгән икән, 31нче көннән түләнмәгән һәр көн өчен Үзәк банкның төп ставкасының 1/ 300 күләмендә пеня исәпләнә. 91нче көннән башлап пеня күләме һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасының 1/130 өлеше күләмендә исәпләнә башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз