news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын кертергә җыеналар

Төзелеш министрлыгы башка ведомстволар белән берлектә Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бердәм түләү документын кертү мөмкинлеге турында фикер алыша. Анда гомумйорт күрсәткечләре турындагы мәгълумат урын алачак, бу исә гражданнар өчен мәгълүматның үтемлелеген арттырачак. Бу хакта министрлык хатына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Узган ел ахырында әлеге хат министрлыклар һәм башка ведомстволарга җибәрелгән. Бердәм түләү документын булдыру өчен торак-коммуналь хуҗалыкларның дәүләти мәгълүмат системасында коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча электрон документларга күчү планлаштырыла.

Яңалык хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, кәгазь документларга чыгымнарны киметергә, шулай ук гражданнарга нәрсә өчен һәм күпме түләүләрен аңларга ярдәм итәчәк.

«Бердәм түләү документы квитанцияләрне формалаштырган өчен комиссияләр алучы исәп-хисап үзәкләренең бизнес-модельләренә алмашка киләчәк. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкларның дәүләти мәгълүмат системасы, бердәм оператор буларак бүгенге көндә булган хокук бозуларны бетерәчәк һәм акчалар әйләнешен дәүләт дәрәҗәсендә контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде «Торак һәм шәһәр мохите» иҗтимагый халык фронты тематик мәйданчыгы белгече Павел Склянчук.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 декабреннән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр артты. Россиялеләр яңа саннар белән түләү документларын гыйнварда алды.

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 9 процентка индексацияләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Төзелеш министрлыгы, администрация башлыкларына һәм җаваплы оешмаларга хисаплауларның дөреслеген тикшерергә һәм республика халкының үсештән соң килгән барлык мөрәҗәгатьләренә җавап бирергә кушты

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100