news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә көллият тәмамлаучыларга БДИдан башка югары уку йортына керүне чиклиләр

Россиядә көллият тәмамлаучылар БДИдан башка югары уку йортларына керү кагыйдәләрен төгәлләштерергә телиләр. Закон проекты нигезендә, мондый вариант чиктәш белгечлекләргә керү мөмкинлеге генә бирергә тиеш, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты әгъзалары булдырган инициативаны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында да хупладылар. Ведомствода билгеләп үткәнчә, абитуриентларның бер өлеше хәзер көллиятләрне һөнәр үзләштерү өчен түгел, ә бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча гына университетка яки институтка бөтенләй башка белгечлеккә керү мөмкинлеге өчен сайлый.

«Абитуриентлар көллияткә һөнәр нигезләрен үзләштерү өчен түгел, ә киләчәктә БДИ тапшырмый гына бөтенләй башка юнәлешкә укырга керү максаты белән керү очраклары еш теркәлә», – дип аңлаттылар ведомствода.

Министрлык мәгълүматларына караганда, соңгы елларда урта һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлау белән югары уку йортына керүчеләр саны бер ярым тапкырга диярлек арткан. Әгәр 2020 елда бу 132 меңгә якын кеше булса, 2024 елда исә 198 мең кеше диярлек.

Зкон кабул ителгән очракта, ул яңа уку елы башыннан үз көченә керәчәк дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100