Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә кияү һәм кәләшләрнең уртача яше өч яшькә диярлек арткан
Россиядә кияү һәм кәләшләрнең уртача яше биш елда 2,4 яшькә арткан. Бу «ЗАГС реестры» мәгълүмати-аналитик порталы мәгълүматларыннан билгеле булды, дип яза «Ведомости».
2021 елда кияүләрнең уртача яше 32,8 яшь булса, 2025 елда – 35,2 яшь. Кәләшләрнең уртача яше исә шул ук чорда 30,7 яшьтән 33,1 яшькә кадәр арткан.
Бу биш елда өйләнешүчеләр саны да арткан. 2025 елның 7 аенда гаилә кору турында 1,5 миллион гариза теркәлгән. 2021 елда исә 1,1 миллион гариза булган. 2022 елда 1,8 миллион, 2023 елда 2,6 миллион, 2024 елда 2,8 миллион пар теркәлгән.
Депутатлар өлкән яшьтәге ирле-хатынлы парларны озак еллар бергә яшәгән өчен матди рәвештә бүләкләү инициативасы белән даими чыгыш ясый. Рәсми рәвештә озак еллар бергә яшәгән өчен матди түләүләр хәзерге вакытта Россиянең ким дигәндә 31 субъектында каралган, дип исәпләгән «Ведомости» ачык чыганаклардагы мәгълүматлар нигезендә. Иң зур күләмле түләү Чиләбе өлкәсендә бирелә. Төбәк хөкүмәте 70 ел бергә яшәгән гаилә парларына 150 000 сум түли. Иң аз күләмле түләү Удмуртиядә – 50 ел яисә аннан да күбрәк бергә яшәгән ирле-хатынлы парларга биредә 3448 сум түләнә.
Ставрополь краенда озак яшәүче гаиләләрнең туй юбилейларына 100 000 сум акча түләү каралган, әмма бу түләү елына 100 гаиләгә генә бирелә. Шул ук вакытта Мәскәүдә мондый түләүнең максималь дәрәҗәсе 41 955 сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз