news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә китап укучылар саны арткан

Россиядә бер ел эчендә китап сату ике тапкырга арткан. Бу чит ил кинопремьераларын гамәлдән чыгару белән бәйле. Бу хакта РИА Новости яза.

«Чит ил кинопремьераларын гамәлдән чыгару сәбәпле, россиялеләр китап укуга күбрәк вакыт бирә башлады. Март аенда китаплар сату 75 процентка артты. Безнең илдә яшәүчеләр психология һәм үз - үзеңне үстерү буенча китаплар, шулай ук бергәләп гаилә белән уку өчен балалар әдәбиятын сайлыйлар», - диелә хәбәрдә.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, психология һәм үз-үзеңә ярдәм итү буенча әдәбият иң популяр китаплар рәтендә йөри. Шулай ук ата-аналар балалар өчен кинокартиналар мотивлары буенча китаплар сатып ала башладылар.  Классик әдәбиятының популярлыгы да арта, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100