Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә кертемнәрне иминиятләштерү суммасын ике тапкырга арттырырга тәкъдим иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә кертемнәрне иминиятләштерү суммасын 1,4 миллион сумнан 3 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Закон проектын карау өчен Дәүләт Думасына 28 ноябрьдә кертәчәкләр. Тәкъдимнең инициаторлары – ЛДПР партиясе депутатлары.
ЛДПР фракциясе әгъзасы, депутат Ярослав Нилов телеграм-каналында язганча, 1,4 миллион сумлык иминиятләштерү суммасы 10 ел элек кертелгән булган.
«Бу вакыт дәвамында инфляция кире кайтаруга гарантияләнгән депозит суммасының өчтән береннән дә ким булмаган өлешен юк итте», - дип ассызыклады Нилов постында.
Ул вакыттан бирле Россиядә шулай ук бәяләр дә, хезмәт хаклары да артты, диелә аңлатма язуында.
Инициаторлар билгеләп үткәнчә, моңарчы озак вакытлы кертемнәрнең иминиятләштерелә торган суммасы күләмен арттырырга Үзәк Банк та тәкъдим иткән булган. Регулятор фикеренчә, мондый чара банк системасына халыкның акчаларын җәлеп итәргә һәм инфляцияне акрынайтырга ярдәм итәчәк.
Закон проекты хупланган очракта төзәтмәләр федераль законның «Россия Федерациясе банкларында кертемнәрне иминиятләштерү турында»гы 11 маддәсенә кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз