news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кече шәһәрләрдә сыйныф җитәкчелеге һәм кураторлык өчен түләүләр күләме артты

Россиядә халык саны 100 меңнән азрак булган торак пунктларда урнашкан мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә, шулай ук көллият һәм техникумнардагы төркем кураторларына айлык түләүләр күләме арттырылды. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады.

1 марттан мондый белгечләргә түләүләр күләме 5 мең урынына 10 мең сум тәшкил итә.

Хөкүмәт сайтында урнаштырылган аңлатма язуында әйтелгәнчә, әлеге карар Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. 2024 елда сыйныф җитәкчеләре һәм кураторларга түләүләрне арттыру өчен федераль бюджеттан 3 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100