news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә картлык буенча уртача пенсия елына 27,2 мең сумга кадәр арткан

2026 елның 1 апрель мәгълүматлары буенча, Россиядә картлык буенча уртача пенсия аена 27,2 мең сумнан артып киткән. Бу хакта Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә. Бер ел эчендә түләү якынча 2 мең сумга арткан.

Ведомство мәгълүматларына караганда, эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның картлык буенча пенсиясе 27 218,9 сум тәшкил иткән. 2025 елның шул ук чорында пенсионерлар 25 071,87 сум алган.

Эшләүче пенсионерлар картлык буенча уртача 24 877,18 сум, ә эшләмәүчеләр 27 853,57 сум күләмендә пенсия ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot